ТУПЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. туплау. Идел кичүләрендә уңъяк ярга (ягъни Кырым тарафына) чыгар өчен торган саен күбрәк кәрван, тирмә, терлек көтүләре килеп туплана. Г.Гарифуллин. Хаҗга баручы мөселманнарның туплану урыны Уфа Диния нәзарәтендә булды. Безнең гәҗит

2) Төркем булып оешу, җыелу (коллектив, көтү тур.). Мондый кешеләр Осирисның энесе Тифон тирәсенә тупланалар һәм Осириска каршы төрле хәйләләр кора башлыйлар. Н.Фәттах. Әлегә без биредә оешу, туплану белән мәшгуль, эшебез башлангыч этапта гына. Шәһри Казан

3) Аз-азлап, акрынлап җыелу, өстәлү, арту (белем, фикер һ.б.ш. тур.). Шулай тормыш тәҗрибәсе туплана, кеше яшәргә өйрәнә. Ф.Ганиева. Тәҗрибә дигән нәрсә эшли һәм даими рәвештә өйрәнә торгач кына туплана бит. Ә.Хәсән // Теге яки бу микъдарда җыелу. Байлык аерым кешеләр кулына туплана. Ф.Яруллин. Электрон мәгълүматлар туплана. Х.Миңнегулов

4) күч. Теге яки бу сыйфат һ.б.ш. бер объектка хас булу, шунда чагылу. Шул кыйшайган мәктәп аңар бер мәркәз төсле тоела, авылның бөтен рухын ул монда тупланган шикелле күрә. Ш.Камал. Аның ирексездән туган бу хәрәкәтендә шул хәтле нәфрәт, шул хәтле ачу тупланган иде. Г.Әпсәләмов

5) күч. Уртак эш өчен берләшү, оешу, күмәкләшү. Дөньяда бит славян халыклары да, инглиз телле халыклар да, глобализация чорында бер-берсен яклау өчен, шулай бергә туплана. Р.Вәлиев. Ярар ла мин беләм: ассоциация безнеңчә берләшү, җыйналу, туплану дигәнне аңлата. Татарстан яшьләре

6) күч. Бөтен игътибар, эшчәнлек берәр нәрсәгә юнәлдерелү. Татар опера театрының бинасын алдагы елда тәмам салып бетерүгә бөтен көч тупланырга тиеш. М.Җәлил. Әсәрдә бөтен вакыйга татар мещаннарына гына хас булган бирнә күлмәк тирәсенә тупланган. М.Гали

Туплана бару Вакыт үткән саен күбрәк туплану. Әмма, хайван булса да, күрәсең, бөтенләй аңсыз нәрсә түгел иде: эчендә ачу туплана барды аның. Ф.Яруллин. «Зур шартлау»дан соң яшерен материя туплана барып, аңардан галактика, аннары планеталар ясалган. Ф.Хәбибуллин

Туплана башлау Тупланырга тотыну. Менә шуннан соң сүз аеруча җитдиләнеп, спектакльне репертуардан алу хакында фикерләр туплана башлый. К.Тимбикова. Безнең милли гаскәребез туплана башлады. Ф.Яхин

Туплана килү Озак вакыт дәвамында әз-әзләп туплану. Шул мизгелдән еллар дәвамында акрынлап күчә, туплана килгән һәм көчәя барган эчке егәр Шагыйрьнең үзе белән очрашкан мәлгә инде ниндидер бер критик ноктасына җиткән булгандыр күрәсең. М.Вәлиев

Туплана тору Әкренләп, аз-азлап, эзлекле рәвештә туплану. Еллар үткән саен, бу кеше турындагы мәгълүматлар аз-азлап булса да туплана торды. Р.Мостафин. – Син, энем, эшлә әле әйдә, тәҗрибә дә туплана торыр, – диде Миркасыйм абый. Казан утлары

Туплана төшү Тагын да ныграк, күбрәк туплану. Ял вакыты җиткәнче акча тагын да туплана төште. М.Мәһдиев. Ул арада балтачылар да аякка басты, Җәбир тирәсенә туплана төштеләр. Н.Фәттах

Тупланып бару Даими рәвештә, һәрдаим туплану. Аның акчалары кенәгәдә тупланып барган. М.Мәһдиев. Мәгълүм булганча, эшләүче кешеләрнең булачак пенсияләренең бер өлеше дәүләтнеке яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында тупланып бара ---. Татарстан яшьләре

Тупланып бетү Тулысынча, тәмам туплану. Шулай да, әдип калдырган мирас тулысы белән тупланып беткән дип әйтеп булмый әле. Фән һәм тел. Ягъни юмор уйнаучылар бер идея тирәсенә тупланып бетеп, --- тамаша сценарийларын иҗат итеп торуы кирәк. Татарстан яшьләре

Тупланып җитү Кирәкле, тиешле дәрәҗәдә туплану. Театр уены уйнарга хыялланучы яшьләрнең тәмам тупланып җитүенә ул пьеса бер этәргеч була. Л.Хәмидуллин. Төркем тупланып җиткәч безгә хәбәр итегез әле дип, телефон номерымны калдырдым. Сөембикә

Тупланып килү Озак вакыт дәвамында тупланган булу. Икенче төрле итеп әйткәндә, якын арада яңгыр буласын ачыклау әлләни кыен да түгел икән: халык күңелендә йөзләрчә-меңнәрчә еллар дәвамында тупланып килгән сынамышлар әлеге сорауга ярыйсы ук төгәл җавап бирә. Ф.Урманчеев. Аңлашылганча, басмабызның төп максаты халкыбызның гасырлар дәвамында тупланып килгән асыл мирас сандыгын ачып, андагы хәзинәне барлау, дөньяга күрсәтү белән бергә, аерым кешеләрнең үз күңелендә генә сакланган җәүһәрләрне уртак сандыгыбызга сала бару. И.Иксанова

Тупланып тору Даими туплану; хәзерге вакытта тупланган булу. Аннан соң бүгенге һава торышы да авыл хуҗалыгы өчен уңай тора, әлегә кырлар кардан арынмаган, димәк, кояш нурлары астында туфрактагы дым запасы бетми, киресенчә, кар астында тупланып тора. Туган як



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә