ТУПЛАНМА и. 1) Бер урынга күп итеп җыйналган, тупланган әйберләр, предметлар. Тауларда урнашкан авылларда йөреп өйрәнеп, бөртекләп башкарылган фольклор тупланма бу. Шәһри Казан. Бу көннәрдә ул күренекле җырчы турындагы видеоязмаларны бер тупланма итеп әзерләү белән шөгыльләнә. Казан утлары 2) к. туплам1. (5 мәгъ.). Ул районда газ тупланмалары күп булуы күптән мәгълүм иде инде. Г.Ахунов |