ТУПЛАМА и. 1. к. туплам1. (2, 3, 5 мәгъ.). Көндәлек матбугат басмаларында даими рәвештә дөнья күреп килгән саллы тупламаларында шагыйрьнең тагын да киңрәк офыкларны колачлавы, тирәнрәк катламнарга үтеп керүе, зуррак гомумиләштерүләргә ирешүе сизелеп тора. Р.Вәлиев. Аның портфолиосында (мактау кәгазьләре тупламасы) соңгы өч елда җыелган җиңүче дипломнары саны илледән артты. Татарстан яшьләре 2. с. мәгъ. к. туплам2. Ә пенсиянең калган страховка һәм туплама өлешләрен дә алу өчен, кешенең үз гаризасы кирәк булачак. Татарстан яшьләре |