ТУПЛАМ и. 1. 1) Төркем булып, бер-берләренә бик якын басып торган кешеләр. Без, кулга-кул тотышып, тыгыз туплам булып басып торабыз. Казан утлары

2) Эзлекле рәвештә урнаштырылган текстлар, мәгълүматлар җыелмасы. Бу тупламдагы дәфтәрләргә күз салу белән, аларның төрле кешеләр тарафыннан язылганлыгы ачыклана. Л.Җамалетдинов

3) Билгеле бер темага караган, бер үк жанрдагы әдәби әсәрләр; цикл. Мирҗакып Дулатлы исемле казах мәгърифәтчесенең ике тупламнан торган сайланма әсәрләре белән таныштым. Р.Рахман. Шулай да галимнең гомер буе җыйган ядкәрләрен бер туплам итеп бастыруы – үзе бер олы вакыйга, шуңа да киләчәктә аның зур тираж белән чыгуына өмет итик. Л.Кәшфиева

4) к. туплавык. Ыкның ярларын таптатма, терлекләргә теләсә кайда су эчермә, тупламда гына, бер генә урында, ташлыкка гына төшер. Г.Бәширов

5) Ерткыч хайваннар яки маллар көтүе, төркеме. Көтү туплам булып яткызлыкка урнаша. Р.Батулла

6) геол. Бер урынга күп булып оешкан, туры килгән матдәләр, минераллар һ.б. Минераллашкан цеолит туплам кисеме буенча тигез таралган һәм өске катламнарга караганда шактый аз. География. Юылган фосфоритлы конгломерат – брекчий өслегендә дүртенче туплам – балчыклы бурташ ята. Фән һәм тел

7) Капитал, матди байлык. Туплам сүзе бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларында «капитал», «матди байлык» мәгънәсендә дә кулланыла. М.Юматова

2. с. мәгъ. Тупланган, туплана торган. Булачак пенсиянең туплам өлешен дәүләт Пенсия фондынамы, әллә дәүләтнеке булмаганына ышанып тапшырыргамы? Ватаным Татарстан. Теге биш туплам документка исемлек әзер иде. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә