ТУ’П ИТҮ ф. 1) Берәр нәрсә җиргә төшкәндә яки атлап йөргәндә саңгырау тавыш чыгару. Һаман догадан бушаганы юк иде, күрде: өенең төнлегеннән ике капчык алтын туп итеп төште. К.Насыйри. Йомшак кыска чәчле, караеп килгән матур кашлы чандыр малай яланаяклары белән туп итеп идәнгә басты да, йокылы күзләрен уа-уа, Хәмдия апасы янына килде, күрешмәкче булып, чыбыктай беләген сузды. Н.Фәттах

2) Егылу (балалар телендә). Кызым, туп итмә бүтән, яме? Сөембикә

3) туп итеп рәв. мәгъ. к. тупырдап. Ә бит аның сөекле хатыны, туп итеп торган ике малае бар. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә