ТУПИ’К и. рус 1) Бер очы ябык тыкрык; үтә алмаслык киртәгә килеп терәлгән юл; сукыр тыкрык. Кая барганыңны белми барсаң, шулай тупикка да килеп чыгасың инде ул. И.Гази 2) Бер читкә кереп терәлгән тимер юл тармагы. Тупикларга тимер юл цистерналары белән ракета ягулык-окислительләрен кертә башладылар. Ә.Хәсән. Тимер юл станциясендәге бер тупикта болар кукуруз чәкәннәре төялгән составка тап булдылар. Ф.Зыятдинов 3) күч. Чишелеше булмаган кыен хәл, чарасызлык (тормыш, сәясәт һ.б. тур.). Хәзерге юл – тупикка илтә торган юл ул. Ш.Хәнифов. Тормышының иң авыр, тупикка кергән вакытларында әти кычкырып җырлап ала иде. М.Мәһдиев |