ТУПАСЛЫК и. 1) Эшләнеше, сыйфаты, материалы тупас булу. Киеменең тупаслыгы сәбәпле, күңеле сынык иде. К.Насыйри 2) Тупас сүз, тупас кыланыш; дорфалык, әдәпсезлек. Кайчакта тупаслык булып күренә торган кискенлеге, дөреслекне күзгә туры карап әйтә торган гадәте өчен, билгеле, кайберәүләр аны бик үк яратып та җиткермәделәр. Н.Фәттах. Яратканыннан мондый тупаслык көтмәгән иде егет, агарынып китте. Р.Габделхакова |