ТУПАСЛАНУ ф. 1) Йомшаклыгы, эластиклыгы, сыгылмалылыгы бетү. Борылышларда әрле-бирле килгән үтәли җил белән аның бит-йөзе ашалып тупаслана, йодрыклары рәхимсез урам сугышларында ныгый. С.Юзеев

2) Үтмәсләнү, үткерлеген югалту; очы, йөзе ашалу. Имән агачына керә алмаган йомшак балта кебек ул: балтаның йөзе әйләнеп чыга, тупаслана, имән исә, берни дә булмагандай, шаулап утыра бирә. М.Мәһдиев. Адәм җаннарын рәхимcез кыя-кыя, кылыч йөзләре тупаслана. М.Галиев

3) Тышкы нәфислеген, матурлыгын югалту; ямьсезләнү, килбәтсезләнү, юанаю. Бармаклар калынаеп тупасланды, билгеле. Н.Гыйматдинова. Җилдә, кояшта йөреп, авыр крестьян тормышында гәүдәләре тупасланган авыл хатыннары арасында Катерина нәфис-нәзакәтле йөз чалымнары, сылу гәүдәсе белән аерылып тора. Г.Даутов

4) Әдәплелеге, нәфислеге, эчке рухи нәзакәтлелеге югалу (хисләр, күңел, холык һ.б. тур.). Бәлки, олыгайган саен, матурлыкны тою хисе тупасланадыр. Ф.Яруллин. Гүзәлиянең холкы да кояш белән болыт: хәзер генә көлә, хәзер генә елый... Бер нечкәрә, бер тупаслана. Н.Гыйматдинова

5) Әдәпсезләнү, тәрбиясезләнү, әдәпсезлек күрсәтү. – Сабыйланма! – дип тупасланды Васфия. – Башыңа кирәкмәс уй тутырма! М.Хуҗин. Җәбир, үткәне турында сөйләшкәндә, ни өчендер үртәлде, тотлыкты, тупасланды һәм гомумән үзен бик сәер тотты. Н.Фәттах

6) күч. Начар якка үзгәрү, ямьсезләнү, начараю. Язуын язармын да бит, ләкин дөнья тупасланып, кешеләрнең шактые оялу һәм гарьләнү кебек хисләрдән мәхрүм калган бу заманда аңламаучылар да күп булыр кыйссамның монысын... Ф.Баттал

Тупаслана бару Вакыт үткән саен ныграк тупаслану. Биредә Туфанны киләчәккә өмет югалу, күңел тынычлыгы булмау, адәм рухының ярлылана, тупаслана баруы борчый. Т.Галиуллин. Тик түрәләрнең үз-үзен тотышлары көннән-көн тупаслана бара. Безнең гәҗит

Тупаслана башлау Тупаслану билгеләре күренү. Бу инде тойгыларның тупаслана башлавы түгелме икән? Г.Бәширов. Кызның туктаусыз бөтерелеп йөрүе аларның тупаслана башлаган күңелләрен нечкәртеп җибәрде. Ф.Яруллин

Тупаслана төшү Бераз тупаслану; тагын да тупаслану. Хаҗи аның янына якынайды. Хатынның авыр эштән тупаслана төшкән, хәтсез яргаланган уң кулын ике учына алып, туктаусыз селкеп, озак кына җибәрми торды. Ә.Моталлапов. Тик каләм дә тупаслана төшкән, инде бераз язгаларга мөмкин булыр дип уйлыйм. Ә.Шамова

Тупасланып алу Кыска вакыт эчендә генә, аз гына тупаслану. Гатауллин Алсуның тупасланып алуына игътибар итмәде. Ф.Яхин

Тупасланып бетү Бөтенләй тупаслану; бик нык тупаслану. Сугыш чорында ирләр урынына җигелеп, үгезләргә, атларга акырып тупасланып беткәч, Зөлхый дигән кушамат такканнар ие, ябышты да калды. И.Юзеев. Эшләгән урыны «юләрләр йорты»нда үлем-китемне, башка хәлләрне күп күрүдән бәгыре тупасланып беткән ул агай дөнья хәлләренә исе дә китмәстән һаман сөйли бирде ---. Ф.Яхин

Тупасланып калу Нәрсә тәэсирендәдер тупаска әйләнү. Әле менә шушы утрауда, яшьлектә сөйгән ярының исемен ишеткәч, моңа кадәр тупасланып калган тойгылар кабат уянды. М.Кәбиров. Ул күргән-белгән авыл кешеләре картаебрак киткәннәр, урамнар да бераз ятсынылган, су буендагы өянкеләр дә тупасланып калган. А.Хәмзин

Тупасланып китү Кисәктән яки берәр вакыйгадан соң тупаслану. Бу хәлләрдән соң, билгеле, Әлфиянең күңеле тупасланып китте. Казан утлары

Тупасланып тору Озак вакыт дәвамында тупаслану. Иптәшең бу арада тупасланып тора ахры, бер-бер хәл булдымы әллә? Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә