ТУПАСЛАНДЫРУ ф. йөкл. юн. к. тупаслану. Үткән гомернең билгесезлеге хисләрне шулкадәр үзгәрткән, аның нечкә кылларын тупасландырган күрәсең. Н.Әминов. Кеше аңламаслык катлаулы чагыштырулар, катлаулы сурәтләүләр җырны авырайта, ятлап булмаслык тупасландыра. Ф.Яруллин

Тупасландыра бару Торган саен ныграк тупасландыру. Мондый гамәлләр җаныбызны тупасландыра бара. Т.Миңнуллин. Акчага табыну кешене тупасландыра бара, бу хакта хәтта галимнәр дә язып чыкты. Ватаным Татарстан

Тупасландыра башлау Тупасландырырга тотыну. Яңа эш сине тупасландыра башлады кебек. Т.Галиуллин

Тупасландыра төшү Бераз тупасландыру. Мәскәүдә яшәү аны тагын да тупасландыра төште. Казан утлары

Тупасландырып бетерү Вакыт үткән саен күбрәк тупасландыру, тәмам тупасландыру. Шәһәр кешене тупасландырып бетерә. Ф.Яруллин. Ләкин балтаның инде исеме генә үткер иде, үзе юк чакта аны тупасландырып бетергәннәр иде. Н.Фәттах

Тупасландырып тору Тупас итеп күрсәтү, тупаслык бирү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә