ТУПАС с. 1. 1) Начар, ямьсез, түбән сыйфатлы яки зәвыксыз эшләнгән. Аның ягында кулдан эшләнгән тупас өстәл һәм искереп, «кабыргалары» ямалып беткән диван сыман нәрсә. Х.Камалов. Кайчандыр күңел түрендә йөргән романтика, батырлык, гүзәллек көн дә торып авыр, тупас күн итекләрне, авыр, тупас сырма-чалбарларны кию белән, тәмсез, туклыксыз тары боткасы, дөге боткасы чәйнәү белән алышынды. Н.Фәттах 2) Килбәтсез, шыксыз, ямьсез. Тыштан караганда тупасрак күренгән бу абзый үз дәресен шундый итеп аңлатты ки, дәреснең үткәнен дә сизми калдылар. Ф.Зыятдинов. Кем аны шушындый тупас, авыру, ташландык хәлгә китергән? Р.Миңнуллин 3) Каты, кытыршы. Сатып алды да, калын һәм шактый тупас киндер капчыкка салып, өенә алып кайтты. Ә.Баян. Тупас тукымадан тегелгән кара зәңгәр чалбары, вак шакмаклы соры күлмәге тагын да бөгәрләнә төшкән. Т.Әйди 4) Колакка ятышсыз, калын, каты, ямьсез (тавыш, көлү, сөйләшү тур.). Шуңа күрә, кызларны аеруга, сержант тупас тавыш белән: – Әйдәгез, штабка киттек! Н.Әхмәдиев. Ниндидер ят, тупас тавыш кемнедер ачулана иде: – Кыбырсыма әле шулхәтле, өлгерерсең. Р.Габделхакова 5) Дорфа, нәзакәтсез, тәрбиясез, әдәпсез. Анда тупас тел, әмма һәр сүзе чын. Х.Камалов. Кирам агай шушы дорфа, тупас, тәкәббер бичәнең нәрсәсенә мөкиббән икән, я? Н.Гыйматдинова 6) Культурасыз. Мәрьямне тупас мужик кызлары белән катыштырмаска, уйнатмаска тырышты. Г.Ибраһимов 7) Гади, талымсыз. Дөрест, минем тормышым түбән, тупас һәм простой булыр. Г.Ибраһимов 8) Күзгә күренеп торган, кагыйдәне нык бозган, һич нормага сыя торган түгел. Әгәр сез тәрҗемә иткәндә шундый тупас хаталар ясасагыз, әсәрнең эчтәлеген үзгәртүегез һәм бозуыгыз мөмкин. Һ.Такташ. Хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләре белән эш итүдә тупас хатага юл куелды. Я.Шәфыйков 9) Үткер булмаган, үтмәс, тупа. Шул чакны искәрмәстән аның аркасына авыр, тупас нәрсә килеп төште. Н.Фәттах. Хәзер ул чирәмлекләр тупас төрән белән аннан-моннан сукаланган, аларга ашлама дип агу мул сибелгән ---. Р.Фәйзуллин 2. рәв. мәгъ. 1) Нечкәләп тормыйча, килешсез рәвештә; аннан-моннан, сыйфатсыз итеп. Тупас эшләнгән өстәл-урындык 2) Дорфа, әдәпсез рәвештә; нәзакәт сакламыйча. Ничек син председатель кебек председательгә шулай тупас мөрәҗәгать итәсең?! Р.Батулла. – Мин Нәсим түгел, – диде ул тупас кына. М.Кәбиров |