ТУПАК с. диал. 1) Түгәрәк, җәенке; очы ашалган. Старшина Никодимов әйтмешли, «ядрёная вошь!» Башы япон пулясы кебек тупак, арт саны очлы, сырты кара. З.Зәйнуллин. Тупак танаулы, ияге астындагы җыерчыклы калын тиресе асылынып торган җанвар белән ничек очрашу, Казбек өчен үч алу хакында азагынача ныклап уйларга кирәк... Кызыл таң

2) Үткер түгел, үткер булмаган, йөзе ашалган; үтмәс. Борынгы төрки-уйгурларда кабиләгә хәбәр китерүче хәбәрче махсус билге итеп кулына билгеле сандагы тупак ук тотып килгән. Р.Әхмәтьянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә