ТУПА с. 1) Башы яки бер очы түгәрәкләнеп торган; очлы булмаган, тупыйк. Офыкта бер болыт соргылт төтенгә әйләнеп яктырып китте, ул болыттан тупа борынын аска игән металл сигара аерылды. А.Толстой. Күкәйнең тупа башында аксым кабыкка тиеп тормый. Зоология

2) Түгәрәк, җәенке. Тупа әйбер булырга тиеш бу. Әкият

3) Үтмәс, үткер түгел. Тупа пычак белән кисеп газапланма инде. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә