ТУП III иярт. Атлап йөргәндә яисә берәр нәрсә җиргә төшкәндә чыга торган саңгырау тавышны белдерә. Туп та туп, туп та туп. Берәр кайчан тынар микән бу тавышлар? И.Гази ◊ Туп итеп Көтмәгәндә, искәрмәстән. Уналты ел буе синнән башка ятим үссен дә, кеше булып җиткәч кенә, туп итеп ничек килеп керим мин анда? Р.Вәлиев. Хәзер менә туп итеп кайтыр да керер. Г.Мөхәммәтшин |