ТУП I и. 1) Резина һ.б.ш. сыгылма материалдан ясалып, каты әйбергә бәргәндә сикерә торган, гадәттә эче куыш шар. Ике малай туп уйный. Ш.Галиев. Татарның кайвакыт артык дәрәҗәдә тырышып гамәл кылуы үзенең капкасына туп керткән кебек килеп чыга. З.Мансуров 2) Озын көпшәле артиллерия коралы, пушка. Азов ныгытмасын камап алып, эреле-ваклы туплардан атулар башланып китте. Х.Гали. Уйларга кирәк иде, син бит төзәүче – наводчик, мин бүкән куеп торучы, ягъни мәсәлән тупны коручы – заряжающий булам. Ф.Сафин 3) Артиллерия снаряды, ядрә. Бик күптән, инде әллә кайчан, Аит әллә бар, әллә юк чагында ук ул туп Нурисламга тимичә калган иде: тез астын озынборын тешләп, ул кинәт җиргә чүкте дә, туп, аның башы очыннан гына үтеп, яшел чирәмгә барып төште. Г.Әпсәләмов. Өсләрендә бомба да шартламый, туп та очмый, тылда әллә ни хезмәтләре юк, эшне солдат хатыннары, картлар, балалар алып бара. Р.Корбан 4) сөйл. Артиллерия хезмәте. Киләсе елга син солдатка китәсең. Синең кебек таза [егетне] тупка алалар. А.Шамов ◊ Туп азыгы к. пушка ите. Ә халык аңа кадәрге сугышларда ничек туп азыгы булса, бүген дә шулай ук булып кала бирә түгелме соң? Казан утлары. Туп ите к. пушка ите. Сугыш алласы фашистлардан яңадан-яңа туп ите таләп итә. Г.Әпсәләмов. Сугышларда туп ите дә алар булды. Р.Зарипов |