ТУҢУ ф. 1) Туң керү, салкыннан кату (җир, балчык һ.б.ш. тур.). Юк, әнкәй, быел эшләп булганны нигә киләсе елга калдырырга, җир туңып беренче кар яту белән, урманга чыгып, агач хәстәрли башлыйм. Г.Гыйльманов. Сазлыклар күп бездә, шуңа юл туңгач, ягъни кыш көне генә, печән-саламны сөйрәтеп алып кайталар. Х.Ширмән

2) Салкын, түбән температура тәэсиренә бирешү, суык сизү, күшегү. Иртәгә туңып, катып, букчаларын күтәреп, балалар мәктәпкә җыелырлар. Г.Исхакый. Класста борын туңарлык салкын. М.Мәһдиев

3) Салкында бик озак торып яки каты суыктан һәлак булырлык, үләрлек дәрәҗәдә өшү. Алтмыш җиденче елның кышында, буранлап торган ачы салкын көнне күрше авылга барып, бик каты эчкән дә шуннан кайтып килешли туңып үлгән иде ул. В.Нуруллин. Былтыргы кышкы челләдә аларның да ике тавыгы, безнең дә ике тавыгыбыз туңып үлде. А.Хәлим

4) Боз белән каплану, бозлану; салкыннан бозга әйләнү, боз булып кату. Әзрәк кенә исерә төшкәндәй чалыш-чолыш атлабрак, Пеләтән урамына чыктым, аннары Тукай урамына җитеп, тәрәзәләре агарып туңган трамвайга утырдым. Ә.Еники. Чөнки океаннар да туңып, Җир шары боз шарына, бәллүр табутка әйләнәчәк. А.Тимергалин

5) физ. Билгеле бер температурага җиткәч кату (сыек яки газ хәлендәге матдәләр тур.). Алдан кайбер компонентлар кушып, аның тыгызлыгы, суыкта туңу температурасы кебек күрсәткечләрен соляркага якынайтканнар. Безнең гәҗит

6) күч. Хиссезләнү, дәртсезләнү. Иң кыйммәтле җирдә – җан җылысы, җан җылысы җитми туңабыз. Ф.Яруллин. Беренче чын, гомерлек мәхәббәтен табу өчен, адәм баласы «мең янып һәм мең туңып, мең сокланып, мең уфтанып, мең үлеп һәм мең туып» яңадан туарга тиеш. Т.Галиуллин

7) күч. Катып калу, торгынлык кичерү, үзгәрешсез хәлдә булу. Әмма Рим Идиятуллин туңып калган шагыйрь түгел, Казанда һәм Уфада аның шигырьләре гәзит-журналларда әледән-әле чыгып тора. Н.Нәҗми. Без әдәбияттагы форманы туңган – абсолют бер төстә алмыйбыз. Һ.Такташ

Туңган йөрәк к. туң йөрәк. Кабындырды кызның күз карашы Туксан яшьлек туңган йөрәкне. М.Җәлил

Туңа бару Торган саен ныграк туңу. Түбәләргә кыраулар төшеп, җир туңа барган бер вакытта, күрше йорт ихатасы белән үзебезнең капка стенасы почмагында карап торышка тәбәнәк кенә булган, әмма бик иркен эчле, берничә араталы сарай барлыкка килде. Т.Нурмөхәммәтов

Туңа башлау Туңу билгеләре күренү. Менә бераздан ул туңа башлар, башта кием бозланыр, аннан үзе. М.Мәһдиев. Толып эчендә булуына да карамастан, Гайния инде туңа да башлады һәм, үзе дә сизмичә, Мисбахка елышарак төште. Н.Әхмәдиев

Туңа тору Шунда ук туңу; тиз арада туңу. Тамчылар төнге күккә сибелеп, аннан тагы җиргә тама тора, туңа тора: кышын караңгы тау куышларында, язын-көзен өй түбәләрендә асылынып, күктән җиргә кадалырга торган боз сөңгеләр төсле укмаша. Ә.Баян

Туңа төшү Тагын да күбрәк туңу; бераз туңу. Аяклары туңа төшкән иде, чана юлыннан тая-тая атлый торгач, җылынып китте. Д.Каюмова. Әнә ул да, туңа төшкән кулларын җиң эчләренә тыккан килеш, минем кар белән шаяруымны күзәтә. Яңарыш

Туңып бару Аз-азлап, әкренләп туңу; туңуга таба бару. Ерактан да җылытасың Туңып барган бәгырьләрне; Уятасың, ярсытасың Сулып барган шагыйрьләрне. Н.Нәҗми. Нурҗамал карчыкның сүнеп барган күзләренә җан кергән кебек булды, туңып барган йөрәге яңадан тибә башлады. Ф.Бәйрәмова

Туңып бетү Бик каты туңу; тәмам туңу. Диләфрүз урамда озак йөргән ахрысы, тәмам туңып беткән, дер-дер калтырый. Г.Әпсәләмов. Озак кына көтеп, өшеп, туңып беттеләр, чөнки март башы булса да, салкын, җилле көн иде. З.Мәхмүди

Туңып йөрү Озак вакыт дәвамында туңу; һәрвакыт туңу. Әле мин белгәндә генә Сираҗи кышкы суыкта бер кат юка бишмәт белән калтырап туңып йөри торган бер кибетче малай иде. Г.Камал

Туңып калу Нинди дә булса тәэсирдән соң туңу. Нәфисә исенә төшү белән, Зиннәт туңып калган күңеленең, язгы боз кебек, акрын-акрын эри баруын тоя башлады. Г.Бәширов. Табигать сурәтенә символлар килеп кушыла: «Тирән диңгезнең куәтле бураннары күтәрелеп, дәррәү туңып калган зур-зур дулкыннары, киң, берсе артыннан берсе тезелешеп киткән биек таулар». Д.Заһидуллина

Туңып килү Акрынлап туңу. Ул минем туңып килә торган күңелемә җылы салды. Г.Исхакый

Туңып китү Кинәт туңу; билгеле бер моменттан соң туңу. Бабасының бу сүзләреннән Гөлҗиһанның йөрәге өшеп, туңып китте, бер мизгелгә тибеше дә тукталып торды кебек. Ф.Бәйрәмова. Алтынчәчнең тар иңбашлары туңып киткәндәй бөреште, гәүдәсе кечерәеп калгандай булды. М.Маликова

Туңып тору Озак вакыт дәвамында туңу; әле, хәзер туңу; туңган хәлдә булу. Эчләрендә туңып торган боз да бар! К.Тинчурин. Менә бүген дә, кояш шактый нык кыздыруга карамастан, аның зәгыйфь тәне, эчендә боз яткандай, гел туңып тора ---. Ә.Еники

Туңып яту Озак вакыт дәвамында туңу. Ә мин тегендә көн саен су ташыйм, пычранганын чыгарып түгәм, кыш буе туңып ятмау өчен, машина-машина утын ташып, җәй буе диярлек кисәм, ярам. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә