ТУҢМАЙ и. Иткә суелган сыер, бозау һ.б.ш. малның эченнән чыккан һәм эретелгән эч мае. Мөхәммәтханның капчыгында тире оек эченә тыгылган бер чирек сөт, суган, туңмай белән пешереп төелгән бәрәңгедән куш йодрык зурлыгында алты йомарлам һәм, алабута оны кушып пешергән, чынаяк тәлинкәсе зурлыгында нәкъ алты юка таба күмәче була иде – моның белән инде ачыкмаска була! М.Мәһдиев. Посылка эченә бер кием киез итек, ике пар йон оек, бер кисәк туңмай, калган ягына, тартма тулганчы, көздән суелган сарык ите салды. Н.Кәримова |