ТУҢЛЫК и. 1) Җир туң булу. Күпьеллык туңлык ясалуның сәбәбен галимнәр кышның аз карлы, салкын һәм уртача еллык температураның 0° С тан түбән булуы белән аңлаталар. Материклар һәм океаннар географиясе. Әмма сугыштан соң бөлгенлеккә төшкән ил өчен бу мәңгелек туңлык аша юлны төзү җиңел булмаган. Кызыл таң 2) күч. Булдыксызлык, аңгыралык; наданлык 3) күч. Башкаларга карата мөнәсәбәттә каты күңеллелек, салкынлык. Күңелләрдәге, фикер сөрешендәге, үзара мөнәсәбәтләрдәге туңлык, тарлык, көнчелек әле булса үз көчендә кала бирә. Н.Фәттах 4) күч. Җәмгыять тормышындагы торгынлык, катып калу. Кыскасы, бу календарьга кертелгән Акмулла шигыре һәм башка материаллар да төзүче тарафыннан бик оста сайлап алынган һәм искелекне, иҗтимагый туңлыкны, катып калганлыкны җимерүгә, иҗтимагый алгарышка хезмәт иткән. Җ.Миңнуллин |