ТУҢКАЮ ф. 1) Артны чыгару, артны сузу. Сискәнгән сыман калкынып куйды да: – Туңкаю дигәннән, Мозаффар, карават асты юылмый калды бугай бит әле безнең. Ф.Баттал. Ишек катына килеп җитәрәк, гыйбрәтле күренешкә тап булды: алачык буенда яткан ялгашка башын куеп, туңкаеп, бер адәм мәсхәрәсе ята иде. Г.Гыйльманов

2) Бүлтәю; төртеп тору. [Гыйбаш абзый] аяк чалып маташкан бер малайның туңкаеп чыккан арт ягына салмак кына итеп таягы белән сукты. Г.Бәширов

Туңкаеп тору Сөйләү моментында туңкаю; билгеле вакыт туңкайган хәлдә калу. Ул әйтеп тә бетермәде, әле генә минем алда туңкаеп торган малай сикереп җилкәмә менеп утырды, башкалар аның артыннан тезелделәр. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә