ТУҢКАЙТУ ф. 1) йөкл. юн. к. туңкаю. Менә синең җәй буе чөгендер басуында артың туңкайтып чүп утап алган тимер-томырларың бернәрсәгә дә ярамый, диде. Аманулла

2) Бүлтәйтү. Кызыл билле прәннекләр, чуклы конфетлар, чикләвекләр ике як казаки кесәсен туңкайтып чыгарып тора. М.Гали

Туңкайтып кую Туңкайган хәлгә китерү. Ә туңкайтып куйган җирен нишләтсәләр дә ярый... Э.Шәрифуллина

Туңкайтып тору Хәзерге вакытта туңкайту; озак вакыт дәвамында туңкайту. Тунын әйләндереп кия дә, караңгы аралыкка кереп (сыерлары булмауга карамастан), бозау рәвешен китерә дә, артын туңкайтып тора. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә