ТУҢДЫРУ ф. 1) Өшетү, туңуга сәбәпче булу; туңарга мәҗбүр итү. – Баланы туңдырмадыгызмы? – дип, Гөлшәһидә Юматша кулыннан баланы алды да битен ачып карады. Г.Әпсәләмов. Кулың салкын, беләкне туңдырды. Н.Гыйматдинова. Миләш тәлгәше кулны туңдыра. А.Мансуров 2) Туң хәлгә китерү, катыру (җир, су һ.б.ш. тур.). Бервакыт туңдырды. Урамда йөрерлек булды. М.Мәһдиев 3) Саклар өчен катыру, туң хәлгә китерү (ит, балык, җиләк-җимеш һ.б.ш. тур.) Габделбәр тотып килгән балыкларның күбесен кар өстенә салып туңдырдылар. А.Хәсәнов. Улым, суыткычта туңдырган карлыган бар. М.Хуҗин 4) з.-сыз Салкыннан туң барлыкка килү. Моннан өч-дүрт көн элек туңдырып, боз каткан иде. Г.Бәширов. Шулай да салкынча әле, кыш, календарьдан китсә дә, табигатьтән китәргә, бирешергә теләми: төннәрен туңдыра, уйламаганда җәяүле буран чыга, ышык, капланган урыннардан суык бөркелә. С.Шәрипов 5) з.-сыз. Бизгәк тоту. Гөлфиянең кымшанырлык та хәле юк, тиктомалдан гына баш әйләнә, бер яндыра, бер туңдыра иде. Н.Гыйматдинова. Тән температурасы бик нык күтәрелә (бу – авыруның төп билгесе), авыру эләккән кешенең мускуллары һәм буыннары авырта башлый, калтырата, туңдыра, күңел болгана, баш авырта, күзнең күрүе начарлана, күз алларында томан хасил була. Шәһри Казан 6) күч. Тупасландыру; көчен, тәэсирен киметү, төссезләндерү; әрнетү (хисләр һ.б.ш. тур.). Күңелгә салкын үрмәли, җыйналып, бөтен сүзләрне, тойгыларны туңдыра. Ә.Баян. Әшәке иде бу боздай салкын бушлык, йөрәгенә сарылып, бөтен уй-хисләрен туңдыра кебек иде. Ә.Еники Туңдыра бару Вакыт үткән саен ныграк туңдыру Туңдыра башлау Туңдырырга тотыну. Ә менә атышлар тынгач һәм караңгы төшкәч исә, җилекләргә үтеп туңдыра башлады. В.Нуруллин. Бераздан юеш туфли аякны туңдыра башлады, дымланып авырайган пальто иңбашларны аска тартты. М.Маликова Туңдыра төшү Тагын да ныграк туңдыру. Ноябрь ахырларында, туфрак 5–6 см га кадәр туңдыра төшкәч, утыртылган түтәлләрне һәм участокта үскән күпьеллык яшелчәләрне мүлчәләргә кирәк. Өмет Туңдырып алу Аз гына вакыт аралыгында туңдыру. Әнә шулай, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, ул күлмәк җиңемне кайтарып күтәрде, шприц белән коралланып, беләгемә чәнчеде, боз тигәндәй, шул төшемне дару туңдырып алды. С.Сабиров Туңдырып бетерү Бик нык туңдыру; бар җирне дә туңдыру, барысын да туңдыру. Тиз буласыңмы инде, Гөлшәһидә? Әһлетдинне туңдырып бетердең ич. Г.Әпсәләмов. --- үгетли-үгетли, кызны туңдырып бетерә инде. К.Кәримов Туңдырып җибәрү Бераз туңдыру. Эш шунда ки, көз көне, җир туңдырып җибәргәч, әле кар төшмәс борын, безнең авылда дуңгыз сую өмәләре китә. Г.Рәхим. Җитмәсә, төштән соң җил, тротуар өсләрен боз япмага төреп, чытырдатып туңдырып җибәрә. Д.Бүләков Туңдырып кую Алдан ук туңган хәлгә китерү; кисәк туңдыру. Нишләр идең, әгәр октябрь башында ук кар төшеп, туңдырып куйса? Н.Әхмәдиев. Таң атканчы яңгыры да, кары да явып китәргә мөмкин, көтмәгәндә генә шыкырдатып туңдырып та куя. К.Кәримов Туңдырып тору Туңдырган килеш тоту; әледән-әле туңдыру; даими туңдыру. Ике-өч көн туңдырып торды да, каникулның соңгы көнендә кинәт җылы яңгыр явып, дөньяны су басты. М.Мәһдиев |