ТУҢ с. 1. 1) Салкыннан, суыктан каткан, туңган. Солдатлар чиратлап туң җир чабалар да кереп авалар. Х.Камалов. Яз көннәрендә туң булмаган җирләр суны үзенә күбрәк сеңдерә. Р.Хәбибуллин 2) Күшеккән, өшегән. Туң аякларның җылап булса да җылынасы килә, ә монда сиңа тиле шикелле авыз тутырып җырларга кушалар. А.Хәлим 3) Туңдырылган. Кибеттәге туң балыкка алданып, боларны ташлап китәмме соң! Р.Вәлиев. Пешерә торган ит сусыл булсын өчен, аны туң килеш кайнар суга салалар, ә аннары салмак утта кайнаталар. Татарстан яшьләре 4) күч. Булдыксыз, надан, аңгыра. Аларга шул чаттан әфьюн сатып утыручы Мөхәммәтҗан Хафиз һәм аның тирәсенә җыелган үзе шикелле туң карагруһчы итчеләр вә тиречеләр өреп калганнар. Г.Тукай. Хәлбуки бар андый көчләр, халык фикере белән бөтенләй исәпләшергә теләмәгән туң акыллы дәүләт идарәсе тармаклары. З.Мәхмүди 5) күч. Мәрхәмәтсез, каты бәгырьле; хиссез, һәрнәрсәгә битараф. Тукайның туң җаннарны да тетрәндерерлек шигъри юлларын гына алыйк. Н.Хисамов. Әмма туң бәгырьле ир дә салкын иде. Н.Гыйматдинова. Ләкин күңел усал, йөрәк туң икән, кан кардәшлек, туганлык онытыла да, адәм баласы үзенең иң якыннарының да явыз дошманына әверелә. Безнең гәҗит 6) күч. Торгынлык хәлендәге, катып калган. Мөселманлыкта сукырларча иярү, чиктән ашу, туң фикерлелек кебек эшләрнең һәрберсе тыелган. Р.Фәхретдин. Шул да эретмәсме туң бу заманны? Р.Гаташ 7) күч. Саңгырау, тонык. Сикәлтәләрдә, салулаган чакларда бер-берсенә бәрелеп, фләгәләр туң тавыш белән аваз биреп алалар. Н.Әхмәдиев. Солдатлар туң гына тавыш белән ура кычкырдылар. Ш.Камал 8) күч. Төссез, нурсыз (күз тур.) Томан аша Сәетнең туң күзләрен күргәндәй булды. М.Кәбиров 2. и. мәгъ. 1) Салкын тәэсирендә туңган булу, туңганлык, катканлык. Җирдә туң күп, балта белән чапмыйча булмый, көрәк керерлек түгел. Г.Якупова 2) Җирнең тыгызланып туңган катламы, өлеше. Юл тар, туң әле калын түгел, тик менә үзебезнекеләрнең генә иң соңгысын уздырырга иде. М.Мәһдиев. Шактый туң чокыйсы. Ш.Галиев. Ашамаганнар, талчыкканнар, лум белән туң төябез. Р.Мөхәммәтшин 3) Салкын, суык. Шуңа күрә байбакларга өннәрне тирән итеп, туң төшмәслек тирәнлектә казырга туры килә. А.Хәсәнов. Кар керерлек, туң үтәрлек булмасын. Г.Сабитов. «Ачысын туң суырган, кызык бу дөнья», – дип, үзенчә нәтиҗә ясады. Ф.Җамалетдинова. Керләрне туңга чыгарып элү ◊ Туң агач мыск. к. туң баш. Без туң агачларга ярый инде, син укыган кеше, син дә күтәрелә алмагансың кебек, ә? Х.Камалов. Туң аяк шелт. 1) Чакырылмаган кунак. Безнең якта миндәй чакырылмаган кунакны туң аяк дип йөртәләр. С.Кудаш; 2) Күп йөрергә, кәеф-сафа сөрергә яратучы кеше. Туң баш мыск. Надан, аңгыра, зиһенсез, томана кеше. Ә хуҗалар, туң башлар, төпчек җыярга махсус вәкил куярга искәрмәгәннәр. А.Гыйләҗев. Барысы да надан, барысы да туң баш. Н.Фәттах. Туң бүкән к. туң баш. Оятсыз, туң бүкән. Күзгә карап ни дип тора! Ф.Яруллин. Туң җан к. туң йөрәк. Ә безнең дөньяда бар икәнебезне дә белергә теләмисең, кабахәт, таш бәгырь, туң җан. Р.Габделхакова. Туң ишәк к. туң баш. – Яшәрмен, – ди [төлке], – мондый туң ишәкләр яшәгәндә дөнья йөзендә! Ә.Фәйзи. Туң йөрәк шелт. Хиссез, дәртсез, салкын табигатьле кеше. Ничекләр итеп җылытырга сабые салыначак бу туң җирне, аннан да бигрәк, бу дөньяның туң йөрәкләрен? Р.Туфитуллова. Чөнки андый туң йөрәкләр һәрнәрсәдә фәкать акча күрә, андый бәндәләрнең тәңкә дип миләре томаланган, шул ук тәңкә йөрәгенә пичәтен суккан була. М.Хәсәнов. Туң кәбестә күчәне к. туң күчән. Сез куып чыгарган теге туң кәбестә күчәне Назир бүлмәсендә сезне Зыяга әләкләп утыра. С.Кудаш. Туң колак сөйл. мыск. Саңгырау, чукрак кеше. – Әйттем бит. – Ә син, туң колак, җиңешкән буласың. Г.Ахунов. Туң күчән мыск. 1) к. туң баш. Бай шәкерт, әйтик, туң күчән булса да, мәдрәсәдә теләсә күпме ята ала, ә ярлы шәкерт, начар укыдымы, беренче кыштан ук мәдрәсәдән очарга мәҗбүр була... Ә.Еники. Бөтенләй үк туң күчән түгелме? Табигать хозурлыгыннан аз гына хәбәре бармы? К.Тимбикова; 2) Кешелексез, кешеләргә салкын карашлы. Әгәр бусы да тегесе кебек туң күчән булса, бүтән монда эшләмим, җитте, пенсиягә чыгам. Ф.Яруллин. Туң маңгай к. туң баш. Туң ми к. туң баш. Син ул атны кая апкитәсен беләсеңме суң, туң ми? В.Нуруллин. Туң морҗа к. туң баш. Их сез... туң морҗалар! Кая инде сезгә аңлау... М.Шабай. Туң тимер к. туң йөрәк. Туң тумран мыск. к. туң баш. --- туң тумран, тинтәк баш икәнсең! Ш.Маннур. Туң түмәр сөйл. мыск. Эшлексез, надан кеше. Туң түмәргә исебез китми. Ф.Яруллин |