ТУННЕЛЬ и. ингл. Бер яктан икенче якка үтәр өчен, җир астында, башлыча тауларда казып ачылган юл. Шуннан тар гына туннель итеп алга табан туфрак ера башлады. З.Мурсиев. Кинәт юлны гигант кыя бүлде, һәм юл, озын туннель аша үтеп, хәзер инде Юпшара елгасы үзәненә җайлашты. Д.Булатова |