ТУНЛЫК с. 1. Тун тегәргә яраклы, тун тегәргә җитәрлек. Бигешкә ул бүләк итеп бер тәпән яңа бал бирде, бер тунлык иләнгән тире, хатынына дип пыяла муенса бирде. Н.Фәттах 2. и. мәгъ. Тунга дип билгеләнгән материал. Инде ул мәһәргә килгән камзуллык, чатма тунлык, хәтфә, чук-чук энҗе димсең ---. Ф.Халиди |