ТУНГУС-МАНЬЧЖУР и. Ерак Көнчыгышта, Себердә яшәгән, телләре алтай семьясына караган нанай, эвенк, солон, эвен, ульта, маньчжур, чжурчжень һ.б.ш. халыкларның бергәлеге, гомуми исеме. Ләкин төрки телләр белән монгол, тунгус-манчжур телләре яисә славян телләре белән грек, латин, герман, роман телләре тугандаш дип әйтү ни дәрәҗәдә хакыйкатькә туры килә икән? Н.Фәттах. Һәм кыргый татарлар – төньяктарак сунарчылык, балыкчылык һәм болан үрчетү белән көн күреп яшәгән тунгус-маньчжур кабиләләре. И.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә