ТУНА’У ф. 1) Берәр хайванның, җәнлекнең тиресен пычак ярдәмендә суеп салдыру, сыдырып төшерү. Чирләп үлмәгән, димәк, туныйбыз да ашыйбыз [сарыкны]. А.Хәмзин. Үзе берничә иптәше белән әле суынып та җитмәгән аюны тунарга кереште. Р.Сәгъди 2) Тәнне, берәр әгъзаны җәрәхәтләү, тирене суйдыру. Сәхинең акырган тавышы ишетелде: молотилка аның кулын иңбашына хәтле капкан да тунапмы туный, халык аһ итте, трактор сүнде. Р.Батулла 3) Өлешләргә, кисәкләргә бүлү; кискәләү; йолку. Әмма каен утынга кисәр өчен, себеркегә тунар өчен генә үсми ләбаса. Т.Миңнуллин. Ундүрт табаклык китапны сигез табакка калдыру өчен күпме тунарга туры килде кулъязманы. Ф.Яруллин 4) диал. Каезлау, сыдыру; артык әйберләреннән арындыру, шомарту. Кемдер аның ботакларын тунап басма иткән. М.Яһудин. Бик озак сайлана торгач, Иттакый үзенең ярдәмчеләренә әмер бирде: – Менә бу җиләк агачын тунарга. З.Мәхмүди 5) күч. Кыйнау. Әгәр дә өстәл янында, кунаклар алдында берәр сүз ычкындырсагыз, ыштаннарыгызны салдырып, каеш чыбыркы белән тунармын. Т.Миңнуллин. Шуның өчен Мөхәммәт абыйлары аны, арбага бәйләп, каеш чыбыркы белән тунаган иде. А.Хәлим 6) күч. Рухи яктан газаплау. Әниеңне барыбер төрмәгә алып китеп, тунап үтерерләр иде. Р.Рахман. Әмма билгесез көч үтмәс пычак белән йөрәген тунады. Т.Галиуллин. Егетләр, сез ишеттегезме, хуҗа кемне тунап китте?.. Ватаным Татарстан 7) күч. Кеше мөлкәтен һ.б.ш.ны рәхимсез рәвештә көчләп алу, талау. Әллә кемнәрне өйдә калдырып, өеңне тунап чыгып китсәләр әле. Казан утлары 8) күч. Берәр нәрсә өчен артык, чамадан тыш хак түләргә мәҗбүр итү. Түләп, рәхәтләнеп барасы урында, ике кат тунадылар, өстәвенә, яңадан билетлар да алдырдылар. Г.Ибраһимов Тунап алу Тиз генә, тиз арада тунау. Сары Каен, пычагын чыгарып, мәетләрнең баш тиреләрен тунап алды. И.Хуҗин. Шулай, өйрәнгән җитезлекләрен исенә төшерә-төшерә, гәүдәсе бигүк суынып өлгермәгән аюның тиресен елдам гына тунап алды Һәдия. Г.Якупова Тунап бетерү Тунауны төгәлләү; тулысынча, барысын да тунау. Ниһаять, атның тиресен тунап бетерделәр. М.Галәү. Дөрес, беркайчан да тунап бетермиләр [түшкәне]. М.Мәһдиев Тунап карау Сынау өчен тунау. Рәхмәт, динозавр тунап карау кем бәхетенә тигән әле. С.Зыялы. – Ә дүрт аяклы малларны тунап караганым юк, – диде. А.Хәсәнов Тунап ташлау Тиз арада тунау. Тик берүзем генә авылга караңгыда кайтып керсәм, әнкәй борчылыр, әткәй элек-электән үк күз алдында буталып йөргән дилбегә белән тунап ташлар! Р.Гаязетдин Тунап тору Гел тунау; сөйләү моментында тунау эшен башкару. Мин килгәндә, ул бозау тиресен тунап тора иде, бик сөйләшеп булмады. М.Мәһдиев Тунап чыгу Барысын да тунау. Һәммәсенең күзләре шар булган: ул Георгий кавалеры кайтсамы, ул бит шундук тунап чыга барчабызны! К.Миңлебаев Тунап яту к. тунап тору. Нуркәй Садыйк кулакның йортына барып кергәндә, Садыйк кулак, дөрестән дә, караңгы гына бер урында сыер тунап ятадыр иде. Һ.Такташ. Лапас астында Хөбәйбулла кода белән Нигъмәтулла абзыкай түбән салындырып аскан бер зур сарыкны тунап яталар. Ә.Еники Туный башлау Тунарга керешү. Авылның бар хатын-кызы, җыелып, балта белән куян тиресен туный башлаган. Әкият. Үткенрәк пычак китер әле, хәзер мин аны туный башлыйм. З.Мәхмүди Туный тору Әлегә тунау; нинди дә булса процесска кадәр тунау. Дүрт баш сарыкның авызларын бисмилла тастымаллары белән уратып, мекердәтми-мөгрәтмичә генә тыннары каткан алмагачлар аша мунча артына сөйрәттереп, берсе арты берсен чала, Гарифулла исә туный торды. А.Хәлим |