ТУНАТУ ф. йөкл. юн. к. тунау. Мин аларның тиреләрен энә белән тунатырмын! М.Галәү. Озак та үтмәгән, бай, бер үгез суеп, аның тиресен тунаткан. А.Алиш. Сез, минем дүрт кат тиремне тунату артыннан йөреп, үзегезнекеннән яздыгыз. Н.Исәнбәт

Туната башлау Тунатырга тотыну. Тиресен туната башлау

Тунатып бетерү Барысын да тунату; тунатуны төгәлләү. Үгезнең тиресен тунатып бетерүгә, тиз генә җыендык та юлга чыктык. И.Нуруллин

Тунатып ташлау Бөтенләй тунату; бик тиз тунату. Черкиләрдән куркып, Сталинның Кара диңгез ярларында ничәшәр йөз ел үскән кипарисларны тунатып ташлатканын ишеткәне бар идеме хөрмәтле Иван Ивановичның, әллә Сталин белән холык уртаклыгы очраклы туры килдеме, тарихта бу мәсьәлә әлегә ачылмыйча кала бирә. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә