ТУНАЛУ ф. төш. юн. к. тунау. Кичә туналган пошилар тиресе дә ярап куйган. М.Хәсәнов. Җаны гына түгел, тәне дә начар хирург операция ясаганда үлеп киткән кешенеке кебек туналган, ямьсезләнгән иде. Ф.Яруллин. Таш юл тузаныннан туналып, шактый арып һәм таушалып, алар нәкъ кушылган көндезге дүрткә Әкчин вокзалына килеп җиттеләр. А.Хәлим Тунала төшү Бераз туналу; тагын да туналу Туналып бетү Тәмам туналу. Теге әйбер сыртына әйләнде һәм... су өстенә туналып бетмәгән эт тәпиләре тырпаеп килеп чыкты. Р.Бәшәр. Аның авыз эчләре, иреннәре туналып беткән иде. М.Мәһдиев |