ТУН и. 1) Мехтан тегелгән җылы өс киеме. Көнне җылыта төшсә дә, мине җылы тун вә киез итекләр көтсә дә, мин бүгенгә урамга чыга алмыйм. М.Хуҗин. Галиулла эшләрен бетереп кире керүгә, коридорда аны йоны тышка чыгып торган кара тун кигән бер чибәр генә яшь марҗа каршы алды. З.Зәйнуллин

2) иск. Тышкы кием. Багдад ягыннан килеп, Болгарда төпләнеп калган Габид атлы тегүчегә ул моннан өч ай чамасы элек --- кызыл атластан җәйге тун тектерергә биргән иде. Н.Фәттах

3) иск. Гомумән кием. Яңадан аяр җаным юк, судан аяр туным юк. Әйтем

4) иск. Туйга киелә торган затлы кием. Туе узган, туны тузган. Әйтем

5) күч. Хайваннарның йоны, тиресе. Тәкә тунын салдырдым, Шуны үзем ябындым. Табышмак. Кышкы ак тунын кигән куян икән. Сабантуй. Уйлап карыйк: җирне ак кар каплауга, ул [куян] соры тунын акка алмаштыра. Кызыл таң

6) күч. Җир өстен, үсемлекләрне, корылмаларны каплаган кар, тузан һ.б.ш.лар катламы турында. Әллә инде табигатьне сафлар өчен, көзен шәрәләнеп калган каен кызларына ак тунын кидерергә дип, әллә адәм балаларының күңелләрен агарту теләге белән, сөендерү максатында? Ф.Яхин. Чишмә үзе дә, ап-ак тунын ябынып, кышкы йокыга тала сыман. Г.Әдһәм



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә