ТУМЫШ и. 1. Туу, дөньяга килү, яратылу, барлыкка килү. Аның әтисе тумышы белән бу төбәктән. Х.Камалов. Кызыгыз тумышы белән бу якныкы түгел, ахрысы. М.Маликова. Майор абый Светаның әтисе икән, тумышы, чыгышы, килеше белән Себер татары булып чыкты. Т.Галиуллин 2. с. мәгъ. Туган, дөньяга килгән, яратылган. Һәр тумыш көнне үз әҗәлен көткән сырхау кебек, калтырап иза чикмичә, менә шулай, интекми-нитми яшәсәң иде икән! М.Хәсәнов |