ТУМЫРУ II ф. диал. 1) Томыру, ыргыту, ташлау. Тоягы җирне тумырган ---. Дастан 2) күч. Кемгә дә булса бирү, тапшыру, сату, кирәксез әйбердән котылу. Миндә, каениш, үтемле товарлар бар, шуларны берәр җиргә тумырып булмасмы? Т.Гыйззәт. Бу итәк-чалбарларыңны берәр кешегә тумырсаң да була иде инде. Г.Галиева ◊ Тумырган да сөягән, балта-пычак тимәгән Тупас гәүдәле яки табигатьле кеше турында әйтелә. Тумырган да сөягән, балта-пычак тимәгән бит аңа. М.Мәһдиев. Тумырган да сөягән, балта-пычак тимәгән бәндә икән. Н.Көбәш |