ТУМЫРУ I ф. диал. 1) Зур итеп кисү, кабу, өзү. Аны тотып суюның, суйгач өтүнең, аннары итен иткә, салосын салога тумыруның җаен, әмәлен белергә кирәк. Г.Рәхим. Лукиян икмәкне бераз тумырып кабып җибәргәч, куенына тыгып куйды. Ш.Камал 2) Аннан-моннан гына балта белән юну; тупас эшләү. Андыйлар турында халык, умырган да тумырган, ди. Идел Тумырып ату Тиз-тиз тумыру. Итне тумырып ату Тумырып ташлау к. тумырып ату. Бу агачларны кем тумырып ташлаган? И.Нуруллин |