ТУМРАН и. 1. 1) Зур, юан агач кискәсе, утын түмәре. Имән тумранын кисү уен-муен түгел шул. Р.Мөхәммәдиев. Ләкин сап-сары сөяктәй нарат тумраннарының чәерле исе әчкелтем тузан диңгезендә йөзгән корабның каютасына, ягъни чарлак өйгә дә ничектер эләгеп калган. Т.Нурмөхәммәтов 2) Агач бүкәне. «Болар минем җизни булсамы?.. Мин яра алмаган тумранга болар калун белән бер генә суга инде», – дип уйлап куя. С.Зыялы. – Эчне бушатмагансың, киресенчә, тутыргансың бугай син, – дип төрттерде Сәбилә, тумран башындагы буш шешә белән стаканга күрсәтеп. Р.Вәлиев 3) диал. Түмгәк. Ә, әнә ич, читтәге тумран өстендә бер әсир ялгызы утыра. М.Хуҗин 4) күч. сөйл. тирг. Аңгыра, миңгерәү (кеше яки хайван тур.). Әйдә, әйдә, на-а-а!.. Тумран. Дүрт аягың бар бит! Д.Аппакова 2. с. мәгъ. Аңгыра, надан, миңгерәү, тинтәк. [Хәлилов] биш процент югалтуның гади телгә күчергәндә нәрсә булганлыгын бу тумран башлы кешегә берничек тә төшендереп бирә алмый. Ф.Хөсни |