ТУМПАЮ ф. диал. Бүлтәю, кабарып чыгу (гадәттә, авыз тирәсе тур.). Сугышмадым дигәнгә кем ышаныр: аскы ирен тумпайган, күз төпләре күгәргән... Н.Акмал Тумпаеп тору Озак вакыт дәвамында тумпайган хәлдә булу; һәрвакыт тумпаю; сөйләү моментында тумпаю. Йомры башлы, бераз яльпәгрәк танаулы, калын иреннәре алга тумпаеп торган зур авызлы һәм, башы белән чагыштырган чакта, шулай ук чамадан тыш зур аркылы колаклы бу шәкертнең куллары исә үзләре ябык, үзләре бәләкәй һәм бармаклары нәзек иде. Әдипләр |