ТУ’МБОЧКА и. рус Гадәттә, карават, эш өстәле һ.б. янына урнаштырыла һәм кирәк-ярак саклау өчен кулланыла торган тәбәнәк кечкенә шкаф. Тулай торакта бердәнбер телефон, ул аскы катта, ишек төбендә кизү торучы Наилә апа янындагы тумбочкада тора. М.Маликова. – Әйдә... – диде Фатыйма карчык, ишек төбендәге тумбочкада утырган электр плитәсен кушып. – Чәй эчеп алырбыз. М.Кәбиров |