ТУ’МБА и. гр. 1) Юл яки тротуар кырыена утыртылган тәбәнәк багана. Сатыла торган урынга җир астына бата торган тумба куялар, аны батырып, өстенә автомобиль кую өчен исә акча түләп, махсус электрон билет сатып алырга кирәк. З.Мифтахов. Игъланнар өчен юл кырыена яңа тумбалар утыртып чыктылар. Мәгърифәт

2) Судноларны причалга бәйләп кую өчен, гөмбә формасындагы тәбәнәк юан тимер, чуен казык. Басмалар инде алынган, юеш арканнарның элмәкләрен генә чуен тумбалардан ычкындырасы калган иде. К.Нәҗми. Аннары йөгерә-атлый барып, борындагы чуен тумбадан сүс арканны ычкындырып җибәрде. Х.Сарьян

3) Берәр нәрсә астына куела торган бүкән. Кырыйдагы тумбалар өстендә куыклары яртылаш кырылып, корымланып беткән берничә лампа яна. Ш.Маннур

4) сөйл. к. тумбочка. Тумба өсте җиләк-җимеш, тәм-том белән тулды. Р.Габделхакова. Ипләп кенә урыныннан торды да телефон куелган тумба янына атлады. С.Зыялы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә