ТУМАЧИ и. 1) Туганнан туган кардәш хатын-кызлар бер-беренә яратып, үз итеп эндәшә торган сүз. И тумачи, әллә кайчан синең белән киңәшәсе калган икән миңа. Казан утлары 2) Гомумән туганнарга үз итеп, яратып яки олылап эндәшә торган сүз. Тумачи җиңгиләр, Апак абыстайлар алар – үз кеше. Г.Камал. Ул да, «тумачи җиңги, ап-ак абыстай һәм Фатыйма тудыклар»ны сагыз урынына чәйни. М.Гали. Моны астан гына Гөлсаф тумачи оештыра. Х.Камалов 3) диал. Өченче буын кардәшләр бер-беренә яратып әйтә торган эндәш сүз. Бумази күлмәген киеп, чәй ясады тумачи. И.Гази |