ТУМАР и. диал. 1) Бүкән, кискә. Тумар кадәр йодрыгына, уклау юанлыгындагы кыска бармакларына карап куйды. Ә.Моталлапов. Бабай тумар өстенә утырып тәмәке көйрәтә иде. Сөембикә 2) бор. Тупыйк очлы ау угы. Бер кабиләдән икенчесенә илче булып килгән кеше ят кабилә башлыгының йортына якынлашкач, үз кабиләсе өчен хас булган формадагы берничә тупак ук – тумар ата торган булган. Р.Әхмәтьянов |