ТУМА и. 1. 1) Нәсел, токым. Ул сыерның кайдан чыкканлыгын, аның кем тумасы булганлыгын, ничә яшьлек икәнен [сөйли]. М.Гали

2) Карындагы яралгы. Туманың нормаль үсеше өчен, кәҗәләрне бөтен буазлык чорында, бигрәк тә аның икенче яртысында, яхшы ашатырга кирәк. Йорт эшләре

3) Теге яки бу урында туып үскән, шуннан чыккан кеше. --- бу киң күңелле Кәче тумасы кеше өенә кунак чакырырга батыр батырлыкка да, әмма теге ни... без кайтып ишелергә тиешле өйнең хуҗалары булырга тиештер бит әле: алар ничек карар без юлдан табылган кунакларга? Ф.Хөсни. Сүз уңаенда бу мөхтәрәм галимнең шушы төбәк тумасы икәнен, балигъ булганчы Бөгелмәдә яшәгәнлеген, шушында укыганлыгын, берара эшләгәнлеген әйтик. Мәдәни җомга

4) Билгеле бер урында туган хайван турында. Гүр садакасына зур бер сарык бирдем, фидиясенә, өй тумасы кашка кырыкмыш бар иде, шуны бирдем, кырыгына кадәр өстенә йөрергә алты тәкәдән теккән тунын бирдем. Г.Исхакый. Ул инде бездә сыналган ат, күрше авыл тумасы, аны карап та торасы юк. М.Гали

5) Билгеле бер социаль мохиттә тәрбияләнгән, шуннан чыккан кеше. [Сәфәргали] бу киеренке казарма шартларында үзенең чынлап та авыл малае, крестьян тумасы икәнлеген сизә башлады. Ф.Хөсни

2. с. мәгъ. 1) Билгеле бер урыннан, җирлектән булган (үсемлекләр, хайваннар һ.б. тур.). Хәсән исә үзебезнең йорт тума чәчәкләрне урманнарда, кырларда эзләп табып, үз кулы белән алып кайтып утырткан. Г.Бәширов

2) Бертуган. Ахмаклык һәм хайванлык бер тума агай-эне кебек бит алар, һаман да бергә, кулга-кул тотышып йөриләр. Ф.Яхин. Әкмәли малае: «Әти, мин атымны алыштырмыйм, кунак җегете алыштырсын». «Ул сиңа кунак җегете түгел, туксан тугыз тапкыр әйттем, синең тума энең». В.Ильясов

3) Тумыштан килгән. Әлбәттә, шәкерт Тукайның тума, табигый зирәклеген, талантын иске мәдрәсә шартлары томалап калдырган да булыр иде. Казан утлары. Мәсәлән, тома (сукыр, надан), шома сүзләре гап-гади (диалекталь) «тума – тумыштан» һәм «шума – шуу өчен җайлы» сүзләреннән икәнлеге мәгълүм була. Р.Әхмәтьянов

4) күч. Нәрсәнеңдер нәтиҗәсе булган, ни дә булса тудырган, барлыкка китергән. Октябрь революциясе Россиядә буржуаз төзелешне җимергәч, ул төзелешнең тума балалары да [бетте]. Ф.Әмирхан

3. кис. функ. Бөтенләй, тәмам. --- Сабирның «ирек сөючән табигате» аны бөтен тирә карашына каршы килеп, авылга җибәрсә һәм, ахыр килеп, тума надан, ләкин шат, шаян, кеше гаепләренә игътибар итмәүчән ирекле табигатьле бер кызга өйләнеп, ахырдан атасы ташлап киткән «ояны» тергезү эшенә керешүче итсә, Зыя табигате аны бөтенләй башка юллар белән җибәрә ---. Г.Нигъмәти. Җансыз агачтан җан, тума сукырдан күз көттек. Татар фольклоры



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә