ТУМ кис. Кайбер сыйфатлар белән килеп, артыклык дәрәҗәсен ясый торган кисәкчә. Тум-тулы сандыкка теләсә кем кызыгырлык иде. К.Нәҗми. Аның гәүдәсе кеше гәүдәсенә охшаса да, бик үк зифа түгел: толымы җиргә җитеп бик озын, башы, озынча күзләре бик зур, тум кара, атылып чыгып тора, кашлары юк (шуңа күрә, кашы бик сирәк булган кешегә дә су анасы диләр), күкрәге бик киң һәм алга калкып тора, тәне бакыр сыман кызыл була, ди. Җен-пәриләр бар, диләр... |