ТУЛЫШУ ф. 1) к. тулу (6 – 10 мәгъ.). Аларның аксыл яшькелт башаклары комсызланып кояш нурын эчә, башаклар тулыша һәм алтынсу сары төскә керә, агара бара. Н.Әхмәдиев. Таифә карчык, аның ни әйтергә теләгәнен ярты сүзеннән аңлап, туры караган кояштан нурга тулышкан Сакмар кебек яктырып китте... Ф.Сафин

2) Кабару, шешү. Аның тулышкан иреннәре минем дымлы иреннәремнең тәмен тою белән, сөеклемнең һәр әгъзасы күз ачып күз йомганчы гүя тораташка әйләнде. К.Миңлебаев. Ана кеше нарасыена сөт белән тулышкан күкрәген каптырды. Р.Сәгъди

Тулыша бару Торган саен ныграк тулышу. Аннары ул дәрткә тулыша барган тәнендә кызның йомшак кулларын тойды; ул куллар аны сөю-мәхәббәт иленә, бәхетнең җиденче катына чакыралар иде... Г.Гыйльманов. --- алга таба да Сөрмәя, Ходай хикмәте, үскән саен тагын да матурлана-чибәрләнә, бүген-кичә генә бакчада пешкән алма кебек тулыша барды. Ф.Яхин

Тулыша башлау Тулышу билгеләре сизелү; тулышырга тотыну. Тау битләрендә күзгә күренеп җиләкләр өлгерде, шомырт пеште, чикләвекләр тулыша башлады. Ф.Бәйрәмова. Чияләр дә тулыша башлаган, карлыганга да кояш кунган... Г.Гыйльманов

Тулыша килү Күптәннән һәм эзлекле рәвештә тулышу. Ниятем шагыйрьнең яңа шигъри җыентыкларын укыганда тула-тулыша килде, һәм, ниһаять, аның бу китабын укып чыккач, кулга каләм алдым. Казан утлары. Авторда шагыйрьлек, күрәсең, күптәннән түл җыеп, тулыша килгән. Кызыл таң

Тулыша төшү Тагын да бераз тулышу. Чөнки кияүгә чыкканнан соңгы дүрт ел дәвамында Фәгыйләнең бармаклары шактый тулыша төшкән, тирән батып кергән алтын балдак сары тегәрҗепкә охшашлы сызык кына булып күренеп тора. С.Сабиров

Тулышып җитү Тәмам тулышу. Болытның да үз хыялы: «Тулышып җитсәм әгәр, Ташлап бушлыкның катларын, Җиргә төшеп килешкә, Кушылыр идем тамчы булып Чишмәгә я инешкә». Р.Фәйзуллин. Тулышып җиткән башаклар, комбайн көтеп, башларын түбән игән. Сөембикә

Тулышып килү Әкренләп тулышу. Тулышып килгән матур, зифа буй-сынлы бер кыз иде ул. Х.Камалов. --- бәла эренләгән шеш шикелле акрынлап тулышып килгән, аны күрмәү мөмкин дә булмаган. З.Мурсиев

Тулышып китү Тулышкан хәлгә килү. Ашыкма, гәүдәләрең бераз тулышып китсен. Л.Ибрагим-Вәлиди. Әбүзәр аның саен тәмле телләнде, баш җитмәслек вәгъдәләр бирде, көлде, шаяртты, Бәхетне бүлмә буйлап күтәреп йөртте, аның кызу битеннән, маңгаеннан үпте, аннары, кызның ярсынудан тагын да тулышып киткән күкрәкләренә башын куеп, тынып калды... Шәһри Казан

Тулышып тору Хәзерге вакытта тулышкан хәлдә булу. Аяклары да тулышып торалар. Ф.Яхин. Аның тулышып торган кызгылт бите соңгы көннәрдә бераз сулыга башлады. К.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә