ТУЛЫСЫ’НЧА рәв. 1) Барысын да, бүлгәләмичә; бөтен килеш. Иргали абыйсы бөтен гайрәтен, сәламәтлеген биреп тапкан мал-мөлкәтен тулысынча колхозга тапшырган. М.Хәсәнов. Ял итү зонасына дигән төзелеш материалларын тулысынча яңа посёлок төзелешенә күчерергә! Р.Вәлиев

2) Бөтенләй, бөтенләе белән; тулысы белән. Мәҗлес тулысынча җыр карамагында, шуның тәэсирендә иде, керәшен кызын бер җыр белән генә ычкындырмадылар. М.Мәһдиев. Маршал Гречко үзенең болай да кечкенә булган авторитетын тулысынча җуйды. З.Зәйнуллин

3) Ахырына кадәр, җиренә җиткереп, төгәл итеп. Кайсы гына очрак булмасын, табиб күзәтүе астында тулысынча дәвалану мөһим. А.Әпсәләмова. Мәхәббәткә, сөйгәненә булган тугрылыгын тулысынча һәм оста итеп сурәтләүдә Хәсән Туфан ел фасылы язга мөрәҗәгать итә. З.Шәйхуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә