ТУЛЫЛЫК и. 1) Берәр нәрсә белән тулы (1 мәгъ.) булу хәле, сыйфаты. Авторның бу китабы да, башка хезмәтләре кебек үк, тулылыгы, нәтиҗәлелеге белән игътибарга лаек. Э.Кадыйрова. --- без, карын туклыгы, кесә тулылыгы артыннан чабып, рухи азык савытларына көндәлек кирәк-ярак тутырабыз: заманны сүгәбез, шыңшыйбыз, үпкәлибез. Шәһри Казан

2) Тазалык, түгәрәклек. Йокы, алсулык, тулылык ник качты? Р.Гаташ. Яшьлеге, тулылыгы сулганчы, гүзәлкәй белән мактанып калырга кирәк. Н.Сәйяр

3) Өлгергән вакытта сокны мул җыйган булу (җиләк-җимеш тур.). Чияләр, вакыты җиткәч, кызаралар, тулылыктан матураялар. Г.Кутуй. Җиләкләрегезнең тулылыгы, сусыллыгы ошады безгә, берничә төп кенә булса да үзебезгә дә утыртыр идем. Сөембикә

4) күч. Нәрсәнең дә булса барлык сыйфатларының җыелмасы, асылы. Дирижёр бөтен сәхнәне бар тулылыгы белән күз уңында тота икән. Ф.Яхин. Шул сәбәпле аерым чорларны, мәсьәләләрне, әдипләрне тикшерүдә тулылык, объективлык җитми. Х.Миңнегулов

5) күч. Байлык, муллык, җитешлек. Алар тормышында да бәхет, тулылык сизелми. Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә