ТУЛЫЛА’У ф. Тулылык (2, 6 мәгъ.) өстәү, тулыландыру. Матурлыгын холкы тулылый. Әйтем

Тулылап тору Тулылауны дәвам итү

Тулылый башлау Тулыларга тотыну. Папкаларны тикшереп, кирәкле кәгазьләрне тулылый башларга вакыт җитте. Т.Галиуллин

Тулылый төшү Тагын да бераз тулылау. – Мин элек язганнарымны тулылый төштем әле, карап чыгарсың әле, – диде ул уңайсызланып кына. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә