ТУЛЫЛАНУ ф. 1) Тулы (1 – 2 мәгъ.) хәлгә килү; арту. Ике атна узуга, операция өстәле барлык инструментлар белән тулыланды. Ф.Яруллин. Парк ел саен үзебезнең һәм чит ил техникасы белән тулылана. Кызыл таң 2) Тазару, түгәрәкләнү, симерү. Сәламәтлеге әйбәтләнә, гәүдәгә тулылана, дим. М.Хуҗин. Фирая балага узмады, әмма тулыланып, тагы да матураеп китте. Д.Бүләков 3) Туену, тук хәлгә килү, тулу (үсемлекләрнең орлыгы, җимеше тур.). Арпа һәм солылар озынга күп үсә алмасалар да, башлары ярыйсы гына тулыланды. Ш.Камал 4) күч. Бар яктан да җитеш хәлгә килү; һәр ягы тулы, җитеш булу. Яшьлек эзләре буенча хыялларга бирелеп бер йөрсә, күңелләре тулыланып, җаны бөтенәеп, мәңге төзәлмәс йөрәк яралары чак кына язылып китәр сыман иде. М.Хәсәнов Тулылана бару Вакыт үткән саен күбрәк тулылану. Гамь агачының яфраклары шыбырдашырга тотынган, һәм күзгә күренеп җимешләре зурая, тулылана барган. Ф.Яруллин Тулылана башлау Тулыланырга тотыну; тулылану билгеләре сизелү. Өстендә аның инде тулылана башлаган гәүдәсенә ыспай ятып торган тар итәкле ачык изүле әфлисун төсендәге йон күлмәк, аягында кара «лодочка» туфлиләр, ялангач беләгендә кечкенә алтын сәгать. Ә.Еники Тулылана төшү Тагын да тулылану. Дөнья матурая төшкән кебек күренә: ничектер тыгызлана, тулылана төшкән кебек. Х.Туфан. Дәреслекнең яңа басмасы, минем уемча, тагын да камилләшер, тагын да тулылана төшәр. Х.Миңнегулов Тулыланып җитү Тәмам тулылану. Кирәкле әсбаплар тәмам тулыланып җитте дигәндә генә шундый хәбәр килеп иреште. Казан утлары Тулыланып килү Әкренләп тулылану. Газзәбануыбыз да күзгә күренеп тулыланып килә. Г.Галиева. Әдәби методлар, юнәлешләр, алымнар гасырлар буена үзгәреп, тулыланып килгән. М.Кәбиров Тулыланып китү Кисәк, тиз арада тулылану. Ул тыштан әллә ни үзгәрмәгән, тагы да тулыланып, матурланып киткән иде. Х.Камалов. Ул түргә узуга, ниндидер яңа төс белән куерып, бәйрәмнәре тулыланып китте. Ф.Яхин Тулыланып тору Даими тулылану; тулыланган булып күренү. Казан аксөякләре составы даими тулыланып торган, алар арасына Нугай урдасыннан, Касыйм, Себер ханлыкларыннан бәк һәм морзалар өстәлеп торган. Б.Хәмидуллин |