ТУЛЫЛАНДЫРУ ф. 1) Элек булганга өстәү; җитмәгәнне өстәү; тулы иттерү. Аның төп фигурасын күреп алгач, тулыландыру артык кыен түгел, ул инде хыял эше, хыял бай булса, анысы ансат. Г.Бәширов. Бу хезмәт аерым китап рәвешендә чыкса да, алга таба мин аны тулыландырырга телим. Р.Фәйзуллин

2) Тиешле санга, комплектка җиткерү. Камал исемендәге театр труппасын яшь артистлар белән тулыландыру фикерен Татарстан Мәдәният министрлыгына ул җиткерә. Т.Миңнуллин. Аннары армия сафларын тулыландырып, Германиядә өч ел хезмәт иттем. М.Нурулла

Тулыландыра бару Торган саен тагын да ныграк тулыландыру. Ул музейны яңа экспонатлар белән тулыландыра бара. Ф.Гарипова. Г.Ибраһимов әсәрнең буеннан-буена авыл тасвирын тулыландыра бара, әмма кабат аның күренешләренә әсәр башындагы кадәр тукталмый инде. Р.Рахман

Тулыландыра башлау Тулыландырырга тотыну. Өстәвенә бу елларда югалту бушлыгын тиз арада яңа көчләр тулыландыра башлый: --- Шамил Сабиров, Нәсимә Җиһаншина, Җиһангир Җиһаншин, Әхмәдиша Җиһаншин, Пётр Улыбашев кебек киләчәктә театрның данын куәтләүче театр әһелләре килеп кушыла. Д.Гыймранова

Тулыландыра килү Күптәннән, эзлекле рәвештә, даими тулыландыру. Исхакыйның берсе икенчесен тулыландыра килгән мәкаләләрендә «эшкә җигелгән» барча әдәби, публицистик чаралар татар шигъриятенең алтын баганасы Тукай образын якты, күркәм шәхес итеп сурәтләү максатына багышланганнар. Т.Галиуллин

Тулыландыра тору Әледән-әле тулыландыру. Кыскасы, мәктәпнең туган якны өйрәнү музее яшьләрне халкыбызның данлы традицияләрендә, өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләүгә зур өлеш кертә, ә укучылар музейның эчтәлеген баета торган кыйммәтле һәм кадерле экспонатлар белән аны тагын да тулыландыра тора. Мәдәни җомга

Тулыландыра төшү Бераз тулыландыру; тагын да тулыландыру. Галиев һәм башка чыгыш ясаучылар Уфадан килгән олуг шагыйрь образын тагын да тулыландыра төштеләр. Н.Нәҗми

Тулыландырып бару Эзлекле рәвештә тулыландыру. Әдип үзенең әйткән фикерләрен кайчакны кул хәрәкәтләре белән дә нигезләп, тулыландырып бара иде. Р.Низамиев

Тулыландырып җибәрү Булганга өстәү; тагын да ныграк тулыландыру; тулы итү. Шул егетнең дусларча кочаклап күрешүе, өстәвенә мактау сүзе әйтеп куюы шатлыгымны тулыландырып җибәрде. М.Әмир. Бу хезмәт аның тормышын тагын да тулыландырып җибәрә. Т.Нәҗмиев

Тулыландырып тору Даими тулыландыру. Ә аны шул ук фотоэлементлар тулыландырып тора. И.Хуҗин. Тарих, тарихи вакыйгалар, тарихи бөек шәхесләр һәркемнең эчке дөньясын баетып, тулыландырып торырга тиешләр. Р.Батулла

Тулыландырып чыгу Берәм-берәм барысын да тулыландыру. Мәктәп китапханәләрен тулыландырып чыгарга кирәк хәзер. Ялкын



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә