ТУЛЫ’КАНЛЫ с. 1) Бик таза, бик симез, көр. [Аның] болай да тулыканлы йөзе бурлат сыман кып-кызыл булды. Ә.Фәйзи 2) хәрби Кеше көче һәм техника белән тулысынча тәэмин ителгән, сугышка сәләтле. Аның урынына резервтан тулыканлы 306 нчы пехота дивизиясе китерелгән. Г.Сафиуллин 3) Төрле вакыйгаларга, хисләргә бай, җанлы (тормыш, хисләр тур.). Иҗатым бәрабәренә мин тулыканлы тормыш-көнкүрештән баш тарттым. З.Хәким. Абыйның чая тәвәккәллегеннән килгән осталыгы нәтиҗәсендә, мин галиҗәнап эшче сыйныфының тулыканлы бер вәкиле булып киттем. Т.Галиуллин 4) Бөтен таләпләргә җавап бирә торган, һәр яктан камил булмаган. Драматургия һәм театр (режиссура) сокланырлык эшләнгән, тулыканлы уңай образ тудыра алганнары юк әле. М.Җәлил. Язгач-язгач, тулыканлы мәкалә булсын инде ул. Н.Нәҗми |