ТУЛЫ с. 1. 1) Эченә берәр нәрсә салынган, тутырылган; берәр нәрсә бөтенләй тулган, эчендә буш урын булмаган. Тулы сулы чиләкне алды да, нечкә биле белән бер якка янтая төшеп, кызу-кызу китеп тә барды. М.Хәсәнов

2) Өстенә, өслегенә берәр нәрсә күпләп куелган, тезелгән; өслегендә нидер күпләп булган; каплап алынган. Менә алар Ахиярның кабинетына килеп керделәр: өстәл өсте тулы кәгазь, ниндидер схемалар, графиклар, тагын әллә ниләр... Г.Галиева. Су өсте тулы ап-ак балык иде. М.Мәһдиев

3) Күп, мул сулы, суы яр кырыйларына җитеп торган. Ярсып аккан тулы елгаларда Чыршы, нарат, кедр саллары. Ш.Мөдәррис. Бераздан алар тулы сулы киң елганың каракучкыл дулкыннары арасында чайкалалар иде. М.Хәсәнов

4) Эченә, тирәсенә күпләп кемдер җыелган. Урам тулы халык: яше, карты-карчыгы, кызы-егете, французы-негры – барысы да джинсыга төренгәннәр. М.Мәһдиев

5) Таза, көр, симез; тук. Салмак кына адымнар белән килүче берсен Ләйсирә Закировка охшатты. Тулы гәүдә, озын буй... Р.Кәрами

6) Күперенке, кабарынкы, туенган (гадәттә, үсемлекләр тур.). Агач ботаклары ап-ак мамык белән уралганнар да калын, йомшак, тулы булып утыралар. Г.Ибраһимов

7) Бер состав өлеше дә төшереп калдырылмаган, барысын да эченә алган; барлык. 1918 елны шәһәрдә туган балаларның тулы исемлеге сакланган булып чыкты. Р.Мостафин. Мин шәһәр китапханәсендә Герценның утыз томлыгыннан (әсәрләренең тулы җыелмасы) күпме эзләсәм дә, әлеге сүзләрен таба алмадым ---. А.Тимергалин

8) Гомуми, бөтен, һәрьяклы. Ниһаять, көтә торгач, Ленинград блокададан азат ителде, ахырда сугыш та бетте, һәм Тамара Сергеевнаның тормышына тулы ачыклык та керде. Ә.Еники. Туфан яшәгән һәм иҗат иткән дәвернең тулы картинасын китерергә тырышабыз. Р.Ханнанов

9) Мөмкин булган кадәр, киң, барлык. Тоткыннарның хәллерәкләре --- тулы ходка ыргылып барган машинадан асфальт юлга ташланалар. Г.Гобәй. Ислам тәгълиматы вә шәригате әлеге мәсьәләдә иң камил гыйлем бирә, --- инсанга шәхси асылына төшенү кирәк булган тулы шартлар тудыра. Р.Сафин

10) Тулысынча, бөтенләе белән. Мин Мөбинәгә тулы хаклы яр. М.Җәлил. Хәбәр белән җайдак килеп җитә: – Тулы җиңү! З.Зәйнуллин. Бер-береңә тулы ышаныч булмаганда, яшәве кыендыр ---. Т.Галиуллин

11) Кирәкле күләмдәге, нормага тәңгәл булган, төгәл. Күпмедер вакыт тулы хезмәт хакы алмыйча эшләгән артистлар акчасыз калалар. М.Маликова. Шунсыз галимнәребез киләсе елда тулы көчкә фәнни эшләр башкара алмаячак. Р.Вәлиев

12) Ахырга кадәр җиткерелгән, төгәлләнгән. --- Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетында укыдым һәм аның тулы курсын тәнкыйть циклы буенча тәмамладым. М.Җәлил. 60 ел эчендә Юпитер биш тулы әйләнеш ясый. Фән һәм тел

13) Бөтен хәлгә килгән, түгәрәкләнгән. Тулы яшькелт ай арттан безне озата килде. М.Мәһдиев

14) мат. Билгеле бер санның квадратына тигез булган. 4, 9, 16, 25, 36, 49 һ.б. – тулы квадрат саннар

15) мат. Почмакны барлыкка китергән нурлар бер-берсеннән аерылмаган, берсе өстенә берсе туры килгән, 360° ка тигез булган. Тулы почмак

16) күч. Берәр төрле эш, хис һ.б.ш. белән сугарылган, биләп алынган. Эш, мәшәкать белән тулы иркен, мул тормыш үзенең иске эзеннән, ашыгып, һаман алга таба тәгәрәде. Ә.Еники. Үзенә унсигез яшь, күңеле шатлык белән тулы, хәтере бәхет чүлмәге иде. Ф.Яхин

17) күч. Берәр төрле хисне, кичерешне бик ачык, көчле белдерә торган. Газзәбануның нәфрәт тулы күзләре көндәшенә текәлде. Г.Галиева. Шул ягымлы ирнең үземә текәлгән мәхәббәт тулы назлы карашы гына ап-ачык булып исемдә калды. Р.Габделхакова

18) күч. Вакыйгаларга, эш-гамәлләргә бай. Тын да алмый тыңладылар: Гайникамал апа укыган, тирән мәгънә, берсеннән-берсе тетрәндергеч вакыйгалар белән тулы дастан торган саен тыңлаучыларны үз эченә «йотты». М.Хәсәнов. Отпуск дигәне тиз үтте, ләкин авыр вакыйгалар белән тулы булды. Х.Мөдәррисова

19) күч. Тирән, бай эчтәлекле, хискә бай. Н.Җиһанов «Качкын»да бик җанлы, тулы эчтәлекле музыкаль образлар тудырган. М.Җәлил. Ансыз кызның тормышы тулы түгел, күңеле һаман нидер эзли, аны юксына ---. Р.Кәрами

20) күч. Кирәкле сыйфатларның һәммәсенә ия булган, һәр яктан килгән. Педагогия, кара карлыган, доклад, балалар, ярыш, комсомол... Тулы кеше син, тормышның тәмен белеп яшисең! Г.Бәширов

21) күч. Бернәрсә белән дә чикләнмәгән. --- алар Зөфәргә үзе теләгәнчә карап йөрергә тулы ирек биргәннәр иде. Ә.Еники. Әнвәрә үзен бу гаиләнең тулы хокуклы кешесе итеп санады ---. Ф.Садриев

22) күч. Атасы да, анасы да булмаган. Күпчелек җинаятьчеләр тулы ятимнәрдән чыга. Р.Вәлиев. Моңа кадәр ярты ятим яшәгән малайның хәзер тулы ятим калуына чын күңелдән әрнеде Илгиз. Ә.Моталлапов

2. рәв. мәгъ. 1) Һәрьяклап, тулысынча, бөтен сыйфатларын чагылдырып. Рәхимнең бу юлларында «Хисаметдин менла»ның төп үзенчәлеге, татар әдәбиятындагы роле шактый тулы ачылган. Х.Миңнегулов. Бүгенге көндә «бер составлы җыйнак җөмләләр» термины астында йөртелә торган әлеге төр җөмләләр Җ.Вәлиди тарафыннан шактый тулы яктыртылган. М.Вәлиева

2) Мөмкин булганча, киң, тирән рәвештә; җитәрлек итеп. Китап турында фикерләреңне тулы итеп язуың өчен, янә дә рәхмәтемне кабул ит. Ф.Яруллин. Җиңел генә сорауга да тулы итеп җавап бирә алмыйсың, ә үзең авыр мәсьәләләрне дә ансат кына чишәсең. М.Хуҗин

3) Җитәрлек итеп, тулысынча; таләп ителгәнчә, тиешенчә. Язу хакын тулы итеп түләрбез. З.Бәшири. Тавыш фазаларының бик азга гына күчүе аркасында җыр күп тавышлы, тулырак булып ишетелә. М.Мәһдиев

Тулы түгел Акылга зәгыйфь, зиһене сай, чамалы; ни акыллы, ни юләр. Авыл халкыннан кемдер сөйләгән, имеш: – Бу безнең авылга килгән укытучылардан берсе дә тулы түгел. Җыен җен саташтырган кеше безнең мәктәптә, – дигән. М.Мәһдиев. Тулы булмаган к. тулы түгел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә