ТУЛУК с. 1. Туп-тулы, бөтенләй тулы. Җамалетдин дусым, --- шундук идән астына төшеп, табак белән тулук бал алып чыга. Г.Бәширов. Шул ук музейда узган конференциядә шактый зур зал тулук булган иде. Г.Әпсәләмов

2. рәв. мәгъ. Тутырып, туп-тулы итеп. Онмы, орлыкмы алып бар. --- Олы табакка тулук сал. Я.Емельянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә