ТУЛУ ф. 1) Нәрсәнең дә булса эчендә буш урын калмау, икенче бер әйбер белән бөтенләй тулы булу. Түгелергә торган мөлдерәмә чиләккә бер тамчы су җитә: чиләк тулды, тулышты һәм ага башлады ---. А.Гыйләҗев. Инде автобуска да утырырга вакыттыр дип ишек янына килсә, аптырап китте: автобус шыплап тулган, аяк басар урын да юк! М.Вәлиев 2) Берәр нәрсә эченә ни дә булса бик күп керү. Ул арада көчәйгәннән-көчәя барган дулкыннар, ак тешләрен ыржайтып, яртылаш су тулган көймәне йомычка урынына биетепме-биетә ---. М.Хәсәнов. Нургалинең исә чәч араларына, колак тишекләренә ком тулган ---. М.Мәһдиев 3) Бинага яки башка чикле пространство эченә күп булып, тыгызлап керү, күп булып җыелу. Тоткыннар --- шуннан соң гына әкренләп бәдрәфкә, юыну бүлмәсенә таба юнәләләр, ә анда кеше тулган, чират. Г.Әпсәләмов. Бакчага тавыклар кереп тулган икән. З.Кадыйрова 4) Берәр урынны биләп алу, җәелү, таралу. Бакча тәмле алма исе белән тулган. И.Гази. Балта эләрлек төтен тулган кабинетка мин кергәндә, төнге сәгать ике иде. М.Мәһдиев 5) Өлгерү, туенып җитлегү. Аның беренче җимешләре – чияләр каракучкылланып, кура җиләкләре тулып, кызарып килә инде. Ә.Еники. Кырларда башаклары тулган арышлар тибрәлә. А.Нургатина 6) Билгеләнгән мөддәт, вакыт бетү, чыгу, тәмамлану. [Әхмәт] армиядән соң комсомол путёвкасы белән зур төзелешкә киткән иде. Вакыты тулгач авылга кайткан. А.Тимергалин. Гайшәнең төрмә срогы туларга әле шактый вакыт бар иде. Ф.Бәйрәмова 7) Теге яки бу күләмгә, микъдарга, санга җитү. Санап унбишәр кешелек төркемгә аергач кына, хикмәт: сан тулмый, җитми бер бала! Ә.Баян. Сезгә быел илле яшь тула, диләр. М.Галиев 8) Билгеле вакыт, ара узу. Ә бит аларның өйләнешүенә быел җиде ел тулган иде инде. В.Нуруллин. Ирекнең Фәнирәләр бүлмәсендә кунып калуына бер ай тулганда, кыз аңа үзенең авырлы икәнен әйтте. Р.Кәрами 9) Йөкләнгән, билгеләнгән эш, план һ.б. тулысынча үтәлү. Без, план тулсын-тулсын дип, салкында, буранда, яңгырда көн дими, төн дими, --- йөкләмәләрне үтәп йөргәндә, кайберәүләр җылы өйдә хатыннары белән чәй эчеп утырдылар ---. Г.Афзал. Син, ияләнү өчен, мәҗбүри рәвештә көненә ун мәртәбә, «әнкәй» дип, әнигә дәшәргә тиешсең. Мин санап барырмын. Көндәлек норма тулмаганда, бабайларга баруны кичектереп торырга кирәк булыр. М.Мәһдиев 10) Бөтен хәлгә килү, түгәрәкләнү (ай һ.б.ш. тур.). Шәт, иншалла, юлларың уңар, якыннарың белән кавышырсың, бәдер көн, ягъни ай тулган көнне сәфәр чыгасың. М.Хәсәнов. Ләйсән --- өй эшләрен әллә кай арада эшләп бетерә дә: Әйдә бераз йөреп керик әле, әнә бит нинди күңелле, ай тулган чак!» – дип, Рәүфнең теңкәсенә тия иде. М.Маликова 11) Кирәк кадәрле булу, төгәлләнү. Шигырьнең юлы тулу 12) Мәшгуль булу. Синең көнең ни берлән тулган, беләмсең? Г.Тукай. [Аның] һәр сәгате, һәр минуты эш белән тулган. А.Шамов 13) сөйл. Тазару, калынаю; ит куну. Исламбикә карчык сөякчел бармаклары белән аны капшаштырды: түгәрәкләнеп тулып килгән кулбашларын, эч тирәләрен баскалап карады. М.Хәсәнов. Һаҗәр тагын да матурлана төште, күкрәкләре дә тула башлады. И.Әхмәт 14) Кабару, күперү. Сөргән җиренең Тулганын күргәч, Җирне яхшылап Түтәлгә өеп, Чәчтеләр орлык Кечкенә дуслар! М.Җәлил. Унҗиденең ни икәнен утыз җидедә беләсең. Тулып торган алсу бит алмалары, очынып-кагынып йөргән дәрт икән ул яшьлек! Ш.Галиев 15) күч. Берәр нәрсәнең өсте, йөзе, төрле-төрле яки бериш әйберләр һ.б. белән каплану. Ни өчен аның түм-түгәрәк йөзе эреле-ваклы каралҗым сипкелләр белән тулган? А.Тимергалин. Тышта җылы, күк йөзе йолдызлар белән тулган. Г.Гайнетдинова // Томалану, каплану. Гарьлектән, Вакыйфның теле тотлыга башлый, күзенә яшь тула. Р.Мөхәммәдиев 16) күч. Берәр төрле хис, теләк һ.б.ш. белән сугарылу, өртелү, тулысынча биләнеп алу. Ул яшь бәдәненең һәр күзәнәге куаныч һәм гайрәт белән тулганын тоя һәм таулар актарырга атлыгып тора иде. А.Тимергалин. Сагыш белән тулды күңелем. Г.Гайнетдинова 17) күч. Тулысынча формалашу, җитлегү (кеше тур.). Сәгыйдә ул вакытта бик тазарды, нурланды, кыз булып тулды. Ш.Камал ◊ Тулган аем «Матурым», «чибәрем» мәгънәсендә яратып, иркәләп әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. Күз нурым син, матурым син, тулган аем! Ай туганда йокла инде, матуркаем! М.Җәлил. Син сайрамасаң да беләмен, Айналаем, тулган аем. Чит илләргә озаталар... Э.Касыймов. Тулып ашкан Чиктән тыш күп, артыгы белән. Ишегалдына чыгу белән, Зариф, бакча башындагы мунчага таба серле генә ым кагып, эче тулып ашкан куанычын карчыгына сиздерәсе итте. Г.Галиева. Аның да күкрәгендә чын адәми хисләр тулып ашкан иде, күрәсең. А.Тимергалин. Тулып ташкан к. тулып ашкан. Әйтерсең лә табигатьнең тулып ташкан гүзәллеге --- миңа күчкән иде. Д.Гайнетдинова. Димәк, бу кызыйның да хисләре тәмам тулып ташкан, кемгә бушатырга белми аптырап, йөдәп йөргән чагы. Р.Габделхакова. Тулып яту Берәр нәрсә еш очрау, бик күп булу. Җирдә чыннан да яман эшләр тулып ята. Н.Фәттах. Тыштан караганда барысы да көйле кебек тоелса да, эчке якта әле өзек-төтекләр, кытыршы яклар тулып ята. С.Поварисов Тула бару Торган саен, эзлекле рәвештә акрын гына тулу. Күпме вакыт утыргандыр ул бу сәер хәлдә, әмма ярсуы басыла барган саен, аның бөтен эченә әллә нинди авыр, караңгы бушлык акрын гына тула бара иде. Ә.Еники. Иске яфрак һәм урман тузаны, ком һәм балчык җиңнәремә, чалбар балакларыма, авыз һәм борын, колак тишекләренә тула барды. Ф.Яхин Тула башлау Тулырга тотыну. Кабинетка врачлар тула башлады. Г.Әпсәләмов. Узган гасырның туксанынчы елларында әдәбият-сәнгать өлкәсенә, фән галәменә, шыбырдап, әрсез алабайлар тула башлады. М.Галиев Тула тору к. тула бару. Су тамган турыга ләгән куйган идек, аңа су тула торды, ул тәрәзәгә хәтле күтәрелде. Г.Әпсәләмов. Табак өстәлә барды, савытлар, бер-бер артлы йөреп, бушый, яңадан тула торды. Г.Гыйльманов Тулып бару Тулуга якынлашу. Инде менә ул дәфтәр дә тулып бара. Р.Мостафин. Нәкъ менә шушы чакны аңа ундүрт яшь тулып бара. К.Җәмит Тулып бетү Тәмам тулу. Ул --- килеп кергәндә, бөтен театр бинасы, галереясына чаклы, татар җәмәгате белән шыгрым тулып беткән иде инде. Г.Ибраһимов. Иптәшләре, ашап, йөгереп туйгач, «түрр-түрр» дип, әниләренең канаты астына тулып бетәләр, теге читтә кала. Ф.Садриев Тулып җитү Тиешле дәрәҗәгә җитеп тулу. Аның хәзерге тормышы да начар түгел шикелле. Ләкин аңа нидер җитми, ул чишмә суы белән тулып җитмәгән чиләк сымаграк. Р.Кәрами. – Менә бүген ай тулып җитте, – диде әти. Ф.Садриев Тулып килү Тулу алдында булу. Ә вакыт... вакыт үтә дә үтә, ике атнадан кайтырга тиеш иде, хәзер инде ай тулып килә. Ә.Еники. Ә вакыт бик соң: төнге унбер тулып килә. В.Нуруллин Тулып тору Тулган хәлдә булу; буш урын калмау. – Син дә түгәрәкләнеп киләсең, тиздән безгә нәни кашкаңны бүләк итәрсең, – дип, атның тулып торган корсагын сыйпады. Г.Галиева. Ул көннәрдә шушы хактагы хәбәрләр Уфа, Оренбург һәм Казан гәҗитләрендә тулып торды. Р.Мөхәммәдиев |