ТУЛПАР и. 1) Тиз чаба торган, чапкын ат, йөгерек ат. Аны һаман өч яссылык сокландыра, алгысыта, яшәүгә өнди: ялларын ялкынлатып чапкан тулпар, җилкәннәрен киереп йөзгән кораб, күк гөмбәзен айкап очкан кош. М.Галиев. Кисмәй дигән йөзбашы ярсып биеп торган атка, кызыгып, сикереп менеп атланмакчы иде, тулпар кушаяклап тибеп җибәрмәсенме! Р.Сәгъди

2) миф. Әкияттәге канатлы ат. Борын-борын заманда шушы күлнең төбеннән канатлы ат – тулпар чыккан, ди. Әкият. Менә шул атлар арасында берәрсе канатлы тулпар булса, ә?! Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә